Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә 1 апрельдән кемнәргә машина йөртү таныклыгын алыштырырга кирәклеген әйттеләр

1 апрельдән үз көченә керә торган «Юл хәрәкәте иминлеге турында»гы законга үзгәрешләр кертелгән.

«Әйтик, быелның 1 апреленнән соң РФ гражданлыгы алган кешеләргә шушы вакыттан соң бер ел эчендә Россия машина йөртү таныклыгы ясатырга кирәк», - дип ачыклык кертте ул.

Чит илдә машина йөртү таныклыгы алган россиялеләргә дә туган илгә кайтканнан соң аны бер ел эчендә алыштыру таләп ителә. Бары тик Белоруссия гражданнары һәм таныклыкны бу илдә алган россиялеләргә генә документны алыштырырга кирәкми.

Законга төзәтмәләр һич тә машина йөртү таныклыклары шунда ук гамәлдән чыга дигәнне аңлатмый – аларны алыштыру өчен җитәрлек вакыт бирелә. Моны эшләмәгән гражданнарны шундый таныклык белән машина йөрткән өчен 5-15 мең сум күләмендә штраф көтә, дип сөйли  PG Partners юридик компаниясенең өлкән идарәче партнеры Петр Гусятников «Прайм» агентлыгына.

"Т.И."

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев