Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Хөкүмәте иң мөһим дарулар исемлеген үзгәртте

Россиядә 2020 елның 1 гыйнварыннан иң мөһим дару препаратлары исемлеге 23 позициягә киңәячәк. РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев кичә шул хактагы боерыкны имзалады.

 

«2020 елда әлеге исемлек 758 (2019 елда 735 иде) дару препаратын үз эченә алачак», - диелә документка аңлатма язуында.

Документта билгеләп үтелгәнчә, исемлеккә 24 препарат керәчәк, әмма аларның берсе исемлеккә моңарчы кертелгән даруны алыштырачак. Кыйммәтле дару препаратлары исемлеге 12 позиция белән тулыландырылачак.

  •     «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстанда 254 бала помпа ярдәмендә инсулин кертү өчен бушлай материаллар алачак. Инсулин помпалары өчен материалларны ташламалы медицина эшләнмәләре исемлегенә кертү турындагы боерыкны узган елның 31 декабрендә расладылар.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/15/195369/

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X