Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табиб тюбинг урынына чанага утырып шуарга киңәш итте

Җитди имгәнүләргә юл куймау өчен, махсус җиһазландырылган тау битләрендә генә тюбингта шуарга ярый.

Соңгы елларда балалар тюбингта шуганда шактый еш имгәнә. Шунлыктан аны маневр ясавы күпкә җайлырак булган чана һәм ледянкаларга алыштыру хәерле.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институтының дәвалау эше буенча директор урынбасары Александр Брянцевка сылтама белән хәбәр итә.

Табиблар киңәш иткәнчә, җитди имгәнмәс өчен, махсус җиһазландырылган тау битләрендә генә тюбингта шуарга кирәк. Алар сөзәк булырга, агачлар, төзелеш корылмалары һәм конструкцияләр, якын-тирәдә сулыклар булмаска һәм тимер юл үтмәскә тиеш.

Табиб билгеләп үткәнчә, иң яхшысы — тюбингны чана һәм ледянкаларга алыштыру, чөнки аларда маневр ясавы уңайлырак.

«Чанада шуганда бала юлында берәр төрле каршылык очраса тизлеген киметә, аны әйләнеп үтә ала. Әлбәттә, бу очракта да җәрәхәт алу куркынычы бар, әмма күпкә кимрәк. Ватрушкалардан аермалы буларак, мондый хәлләр сирәк очрый», — диде Брянцев.

Табиб искәрткәнчә, кышын балалар шулай ук чаңгыда, тимераякта, чанада шуганда, таудан егылып һәм бозда имгәнә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/04-01-2022/tabib-tyubing-urynyna-chanaga-utyryp-shuarga-ki-sh-itte-5846577

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тюбинг чана

2
X