Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Авыл бәрәңге ала

Бәрәңге уңышы ничек сездә?

 

Әнә якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаров бәрәңге алганда да шигырь иҗат иткән. Бергәләп укыйк


Авыл бәрәңге ала

Тормыш тоткасы ул җирдә,
Картларча әйтсәк сала.
Бар халык бакчада бүген
Авыл бәрәңге ала.

Көннәр чалт аяз торганда
Күңелләр канатлана.
Балачакның хыяллары
Яңара, кабатлана!

Малай чакка алып кайта
Хәтергә төшкәннәре.
Бәрәңгенең иң татлысы
Учакта пешкәннәре.

Көннәр елмаеп торганда,
Корыда аласы бар.
Киләсе язны онытма –
Чәчүгә саласы бар!

Көрәк-чиләк җырлап тора,
Зурдан быел өметләр.
Бәрәңгесез яшәп булмый
Килешегез, егетләр!

Ул ачлыктан коткаручы,
Тирәндә ята хикмәт.
Гарәбә бодайдан кала
Җирдә икенче икмәк!

Нәни ил дип атый күпләр,
Ә өлкәннәргә сала.
Бар халык бакчада бүген
Авыл бәрәңге ала.

Таһир Шәмсуаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев