Таһир Шәмсуаров: Балачакның тиңсез мизгелләре узды газиз мәктәптә
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Балачакның тиңсез мизгелләре узды газиз мәктәптә

Якташ шагыйребез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров Белем көнендә күңелендәге хисләрне җиткерә.

Озак еллар мөгаллим булып эшләгән Таһир абый Шәмсуаров 1 сентябрь көненә күңелендәге хисләрен ачып, шигырь иҗат иткән.

Таһир Шәмсуаров 

Кояшлы бәйрәм белән! 

Бүгенге көн онытыла алмый, 
Һәр кешегә газиз, мин беләм.
Чын күңелдән тәбрик итәм сезне
Көтеп алган бәйрәм көн белән!

Торган саен якыная бара
Истән чыгамыни менә, әйт?!
Гомер буе сагындыра безне
Күңел түрләрендә ул мәктәп!

Көләч йөзен, әйткән һәрбер сүзен,
Хәтерлисең син дә әлбәттә.
Балачакның тиңсез мизгелләре
Узды безнең газиз мәктәптә!

Апа-абый балкып каршы алды,
Хәтерләрдә менә бүген дә.
Чәчләреңә бәсләр кунсалар да
Укытучы күңел түрендә!

Бүгенге көн онытыла алмый,
Һәр кешегә якын, мин беләм.
Барчагызны тәбрик итәм менә
Кояш бүләк иткән көн белән!

фотолар: Т.Шәмсуаровның шәхси архивыннан


Нет комментариев