Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан синоптиклары аномаль салкыннарга көчле җил өстәләчәге хакында кисәтте

Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә, шулай ук аномаль салкыннар да саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бүген кич, иртәгә төнлә һәм иртән республиканың көнчыгышында һава температурасы -25..-30 градус тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта, 12 декабрьдә иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә төбәктә, шул исәптән Казанда да, көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга җитәр дип көтелә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда көчле салкыннар сәбәпле кисәтү игълан ителүе хакында язды. 11 декабрьдә көндез республикада -25 градуска кадәр салкын булачак.

"Т.И."

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев