Татарстанда илкүләм проект буенча быел 11,5 тонна орлыклар әзерләнәчәк
Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады.
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты нигезендә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында урман орлык чималын әзерләү һәм эшкәртү дәвам итә. 2025 ел башыннан барлыгы 23 тонна нарат, чыршы һәм карагай күркәләре җыелган.
«Ылыслы агачларның күркәләрен гадәттә гыйнвардан мартка кадәр җыялар. Шул ук вакытта урман орлыгы чималын эшкәртү буенча тулы цикл эшләр дә башкарыла. Күркәләр сортларга аерыла, аларның орлыклары алына, катнашмалардан чистартыла, шулай ук орлыклар да сортларга аерыла һәм тиешенчә киптерелә», – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Министр сүзләренчә, бүгенге көнгә якынча 22 тонна күркә эшкәртелгән һәм алардан 193 килограмм орлык тупланган. Шул исәптән, наратныкы – 139 килограмм, чыршыныкы – 42 килограмм, карагайныкы – 12 килограмм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев