Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зеленая Рощадан Хафизовлар гаилә белән сайлауда катнашты

Зеленая Роща авылы халкы гражданлык бурычын үти.

Зеленая Рощада 1814нче сайлау участогы буш тормый. Халык Россия Президенты сайлауларында катнаша. Сайлау тыныч кына уза.

Сайлау участогы Зеленая Роща мәдәният йортында урнашкан. Авыл китапханәсендә эшләүче Әлфия апа Хафизова гаилә белән бергә , ягъни ире Данис һәм кызы Алия белән бергә сайлауга барганнар. 

“Без сайлауларны калдырган юк. Моңарчы ирем Данис белән икәү бергә йөрдек. Менә икенче ел кызыбыз Алия дә безнең белән бара. Гаилә елы да бит әле быел. Шулай ук конкурста да катнашасы килә, машина отып булмасмы. Шунлыктан бергә барып, үз тавышыбызны биреп кайттык. Илнең киләчәк язмышында катнашу – безнең бурычыбыз ул”, - ди Әлфия Хафизова.

Сайлау комиссиясе эшчәнлеге аңа таныш. Чөнки моңарчы ул гел сайлау комиссиясендә эшли торган булган. Быел исә күзәтүче ролендә. 

РФ Президенты сайлаулары  кичә - 15 мартта узды. Бүген - 16 мартта кичке 20.00 сәгатькә кадәр барачак. 17 мартта узачак. 
 

Фотолар: Әлфия Хафизовадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев