Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзәк китапханәдә оста рәссам Альберт Усманов белән очрашу узды

19 майда Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә төбәгебезнең танылган рәссамы Альберт Усманов белән очрашу узды.

Рәссам буларак аны белмәгән кеше сирәктер. Чөнки ул кулына кылкаләм алып туган ягының бар матурлыгын киндергә төшерә һәм җир йөзенә рәсем-картина дип аталган гүзәллек тудыра.

 Альберт Салих улы туган якның гүзәллеген, матурлыгын, рухи байлыгын пейзажларында чагылдыра. Аның иҗатында төп урынны тарихи картиналар алып тора. Чөнки аның туган авылы Мөэмин-Каратай тарихы турыдан-туры Пугачёв восстаниясе белән бәйле. Альберт Салих улы иҗатының төп үзенчәлеге шунда ки, ул үз рәсемнәрендә туган авылы Мөэмин-Каратайның тарихи урыннарын, авыл тормышын чагылдыра. Алар аша без туган ягыбызның  тирән тарихы белән танышабыз. Бүгенге көндә рәссам Зеленая Роща авылында  яшәсә дә аның күңеле туган авылы белән бәйле.

Альберт Усмановның нәсел шәҗәрәсе турыдан-туры рәсем сәнгате, музыка белән бәйле. Рәссам булудан тыш ул  менә дигән гармунчы, шәҗәрә, шамаилләр остасы да.

Очрашу барышында 11 гиназиянең 5 сыйныф укучылары Альберт Усмановның тормыш юлы һәм иҗаты, картиналары белән таныштылар. Рәссам исә укучыларның  сорауларына эчтәлекле, истә калырлык җаваплар бирде.

Безнең фикеребезчә, Альберт Усманов күптән инде Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы булырга лаек.  Киләчәктә аңа зур заллар тутырып, күргәзмәләрен оештырырга насыйп булсын!

Очрашуга  килгәне, онытылмаслык мизгелләр бүләк иткәне өчен Альберт Салих улына китапханә хезмәткәрләре исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез! Аңа уңышлар телибез.


 Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире.

фотолар: Үзәк китапханәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X