Лениногорск шәһәре судында 37 яшьлек Петровка (ред. фамилиясе үзгәртелде) карата җинаять эше тикшерелде. Ул наркотик матдә саклауда гаепләнә. Быелның май-июнь айларында Петров наркотик матдәләр куллану өчен притон тоткан һәм аны наркотик бәйлелеге булганнарга куллануга тапшырган. Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләренең күпсанлы кисәтүләренә колак салмыйча, Петров анда законсыз рәвештә дару препаратларыннан дезоморфин наркотигы...
Лениногорск шәһәре судында 37 яшьлек Петровка (ред. фамилиясе үзгәртелде) карата җинаять эше тикшерелде. Ул наркотик матдә саклауда гаепләнә.
Быелның май-июнь айларында Петров наркотик матдәләр куллану өчен притон тоткан һәм аны наркотик бәйлелеге булганнарга куллануга тапшырган. Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләренең күпсанлы кисәтүләренә колак салмыйча, Петров анда законсыз рәвештә дару препаратларыннан дезоморфин наркотигы әзерләгән һәм аны үзе дә кулланган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз