Заман сулышы

29 ноябрь 2012 яңалыклары

  • 29 ноябрь 2012 - 11:16
    «Сүнмәс ялкын» – Кирлегәчтә кунакта
    Әниләр көне уңаеннан, «Ветеран» үзәгенә йөрүчеләрдән тупланган «Сүнмәс ялкын» ансамбле бик матур концерт куеп китте, дип хәбәр итә Кирлегәчтән Мәдинә апа Мокыймова. Иң элек әниләрне һәм әбиләрне мәктәп укучылары котлады. Аннан тәбрикләү өчен сүз "Сүнмәс ялкын" ансамбленә бирелде. Кырык эшен кырык якка ташлап килгән авыл халкы әниләргә багышланган моңлы җырларны,...
  • 29 ноябрь 2012 - 11:11
    Лениногорскидан 12 әни Казанга – бәйрәмгә барды
    Районыбыздан хөрмәткә лаек 12 әни Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге театрында Әниләр көненә багышланган «Әниемә чәчәк бәйләме» республика акциясендә катнашты. Бәйрәмгә республиканың һәр районыннан өлкән яшьтәге, күп балалы, гаилә учагын саклаучы, фидакарь хезмәт ияләре - барлыгы 600 ләп әни чакырылган иде. Балаларның кул эшләнмәләреннән ясалган күргәзмә, концерт һәм истәлекле бүләкләр -...
  • 29 ноябрь 2012 - 11:05
    Күңелләре нәфис чәчкә кебек
    Инвалидлар җәмгыятенең Лениногорск идарәсе физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышын һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Без аларга үз-үзләренә кереп бикләнмәскә, тормышта актив булырга ярдәм итәбез. Бу максаттан, төрле иҗади очрашулар, тематик кичәләр, музейга экскурсияләр оештырырга, гаилә кереме аз булганнарга, аеруча мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтергә омтылабыз, хәйрия йөзеннән газетларга яздырабыз. Бу эшләрнең барысы...
  • 29 ноябрь 2012 - 11:03
    Медицина ярдәме тиешенчә күрсәтеләме?
    Үзәк район хастаханәсендә бушлай медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфаты буенча "түгәрәк өстәл" үтте. Анда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, үзәк район хастаханәсе баш табибы Наил Нигъмәтуллин, дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары Зарина Имаметдинова, «АК БАРС-Мед» иминият компаниясенең Лениногорск филиалы җитәкчесе Наталья Панакшина һәм иминиятләштерелгән...
  • 29 ноябрь 2012 - 10:59
    Наркотик саклауда гаепләнгән
    Лениногорск шәһәре судында 37 яшьлек Петровка (ред. фамилиясе үзгәртелде) карата җинаять эше тикшерелде. Ул наркотик матдә саклауда гаепләнә. Быелның май-июнь айларында Петров наркотик матдәләр куллану өчен притон тоткан һәм аны наркотик бәйлелеге булганнарга куллануга тапшырган. Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләренең күпсанлы кисәтүләренә колак салмыйча, Петров анда законсыз рәвештә дару препаратларыннан дезоморфин наркотигы...
  • 29 ноябрь 2012 - 10:55
    Афәттән саклану һәркемнең үз кулында
    1988 елдан башлап 1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Быел эпидемия башланганга 31 ел тула. Шушы вакыт эчендә СПИДтан 25 миллионнан күбрәк кеше үлгән, 16 миллионнан артык бала әти-әнисез калган. Россиядә көн саен ВИЧ-инфекциядән зарарлануның 180 яңа очрагы теркәлә. 2012 ел башына илебездә әлеге афәт белән зарарланган...
  • 29 ноябрь 2012 - 10:52
    Лениногорск районы Шөгер авылында балалар концерт куйды
    Бәйрәмнәрендә әниләргә үзенчәлекле бүләк ясыйсыбыз килгән иде безнең. Әлбәттә, сине дөньяга китергән изге затларга үз кулың белән ясаган әйберләр дә, сабыйлары эчкерсез күңелдән биргән чәчәкләр дә зур куаныч. Ә безнең аналарга балаларының сәләтле икәнлекләрен сәхнәдән күрсәтәсебез килде. Менә шуңа күрә 23 ноябрьдә барлык әниләрне, әбиләрне кичке алтыга Иске Шөгер Мәдәният...
  • 29 ноябрь 2012 - 10:46
    Өч буын очрашуы
    Бу көннәрдә әниләр тарафына олылау-мактау сүзләре, кадер-хөрмәт күрсәтелде. Үземә дә мәктәптә укучы кызымның сыйныфы оештырган бәйрәмдә әни буларак катнашырга туры килде. Әниләр көнен кызым зарыгып көтеп алды. Һәркөн дәресләрдән соң репетиция ясап, тырышып әзерләнде алар. 11 нче гимназиянең III "А" сыйныфына килеп кергәч, һәр укучының альбом битенә әнисен ясаган "портрет"...
  • 29 ноябрь 2012 - 10:36
    Җырлыйбыз да, биибез без, «Аулак өй» кичәсендә...
    Ул көнне "Аулак өй"дә "Татар халык ашлары" конкурсы үткәрелергә тиеш иде. Шуңа Мәдәният сараеның икенче катына менү белән, чәкчәк, бавырсактыр тезеп куелган өстәл янына киттек. Өстәл тирәсенә ашыгуыбыз тамак ачыкканнан түгел, әлбәттә: "Заман сулышы" газеты редакциясе исеменнән конкурста җиңүчегә бүләк алып килгән идек. Шуңа тизрәк күрәсе килә. Алдыбызга бик тә...
Реклама