Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда кассир “Сбербанк”тан 220 мең сум акча урлаган

Дүрт ай дәвамында банк бүлегендә эшләүче хатын-кыз банкомат кассеталарындагы купюраларны алып барган.

Казанда кассир үзе эшләгән банктан 220 мең сум акча урлаган. Акчаларны ул банкомат кассеталарыннан алып барган. Бу хакта Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Банкның куркынычсызлык хезмәткәрләре полициягә мөрәҗәгать иткән. Алар ревизия вакытында зур суммада акча җитмәүне ачыклануы турында сөйләгәннәр.

Әлеге факт буенча “Урлау” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Тикшерү барышында хокук сакчылары урлауга банктагы бер кассирның катнашы барлыгын ачыклаганнар. Апрель аеннан июль аена кадәр 28 яшьлек хатын-кыз банкомат кассеталарыннан купюралар урлаган.

Хатын үз гаебен тулысынча таныган. 

 

Фото:https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев