Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Тукмак авылы зиратында өмә узды

Тукмак авылында матур традициягә әйләнгән зур эш – зиратта өмә узды. Әлеге авылда ел саен үткәрелә, быелгысы 8 майда үтте.


“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белегез” дигән мәкаль актуальлеген югалтмый һәм өмәдә катнашучы авылдашлар тулысы белән моны раслады. Зираттагы күпчелек каберлекләрдә ятучы мәрхүмнәрнең хәзер туганнары да юк, каберлекләр ташландык хәлдә тормасын өчен өмәдә катнашучылар тырышып эшләде.

Куаклыкларны, шулай ук биек булып үскән, корыган агачларны кистеләр, күпләп корыган агач ботаклары таралган иде, аларны җыештырдык. Без ул көнне көчебезне кызганмыйча, мәрхүмнәр тыныч ятсын, каберлекләр, зират чиста булсын дип, эшләдек, тәртипкә китердек.

Өмәдә катнашкан авылдашларга зур рәхмәт сүзләре җиткерәм. Бигрәк тә олы буынга. Алар олы яшькә дә, сырхауларына да карамастан, көн дәвамында эшләделәр. Күңелләре, намуслары кушканга, өмәгә килгәннәр бит алар.

Киләчәктә шундый өмәләрдә яшьләрне дә күрәсебез килә, алар да бу эшнең мөһимлеген аңласыннар һәм олы буынның дәвамчылары булсыннар иде.

Нәҗибә Хисамеева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев