Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

Кем ул Лилия Гаврилова? Җырчы, автор-башкаручы, укытучы...

Сәхнә түрендә йолдыз булып балкыган, елмаеп-көлеп кенә җырлаган –биегән кешене күреп, моның тормышта бер борчу-хәсрәтләре дә юк инде дип, уйлаучылар аз түгел. Якыннанрак танышкач кына, аларның күпчелеге, бөтенләй чит кешенең кайгысын да үзенеке сыман кабул итеп, йөрәге аша үткәрүчеләр булуын аңлый башлыйсың.

Очраклы гына хәл

“Үземнең беренче хезмәт көнемнән мин  өйгә елый-елый кайттым. Өйгә кайткач та тормыш иптәшемә, беркайчан да тыйма балаларны, йөгерсәләр-йөгерсеннәр, уенчыкларын таратсалар –таратсыннар дидем. Күпме ата-ана баласының аз гына булса да хәрәкәтләнүен, чак-чак кына булса да аралаша алуын көтә. Аларга, балаларының үзләре генә күрә алган кечкенә генә уңышы да, шатлык бит,”- ди Лилия.

Җырчы, автор-башкаручы буларак танылган, музыкаль клиплары республика каналларында халыкның игътибарын үзенә җәлеп иткән, талантлы якташыбыз Лилия Гаврилованың үзе сайлаган төп һөнәре – физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга белем бирү. Ул башта бу эшкә үзенең очраклы рәвештә генә барып керүен әйтә.

Лилия Шөгер мәктәбендә тугыз сыйныфны тәмамлаган. Тугыз сыйныфны тәмамлаганнан соң Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлегенә укырга кергән. Аны тәмамлап чыккач берничә ел үз белгечлеге буенча авыл мәктәбендә эшләгән. Күп тә үтми аның үзе озатып, сагынып көтеп алган егете  армия сафларыннан кайткан. Руслан беләр алар Шөгердә икесе бер йортта, бары тик төрле подьезларда гына яшәгәннәр.

“Без блачактан бергә үстек. Күршедә үскән егетләргә- егет итеп карамыйсың бит инде. Дусларча аралашып, дескотекаларга йөри идек, тора –бара егеткә караган кебек карала башлады,”- дип  көлә Лилия.

 

Берьюлы ике диплом

Ярты елдан соң алар гаилә корганнар. Кызлары Эльвина туган. Лилия бу вакытта үзен музыкадан бөтенләй аерылдым дип уйлап,  белгечлеген дә үзгәртергә ниятләгән. Ул Алабуга педагогия институтының рус теле һәм әдәбияте факул җтетына укырга кергән. Билгеле, бәләкәй баласы булгач,  читтән торып укыган.  Институтта укыган елларында уллары Эмиль туган.

“Без институтка имтихан тапшырырга өчәү бара идек, үзем, кечкенә улым һәм  кайнанам.  Ә кызыбыз минем әни белән кала иде. Тормыш иптәшемнең әнисе Мансура да, үземнең әнием Рузалия дә  безгә бик зур ярдәм итте. Кайнатам – Николай Трофимович, гомере буе укытучы булып эшләде”- ди Лилия. Бераздан алар гаиләләре белән Лениногорскига күчеп килгәннәр. Лилия шәһәрнең  14 нче коррекцион мәктәбенә эшкә кергән. Ул өйдә укучы балалар белән шөгыльләнә. Бу эштә эшләр өчен махсус белем кирәк. Лилиягә  Казанда шундый белем бирүче уку йортына кергән. Ике институтны да берьюлы тәмамлап, ике диплом алып чыккан. 

Лениногорск педагогия училищесында укыган вакыта, анда узган төрле чараларга, сыйныф сәгатьләренә Лениногорскиның танылган җырчы – композиторы Александр Володинны чакыра торган булганнар.

“Без Александр Володинның иҗаты белән таныш , үзен хөрмәт итә идек. Күпчелек студентлар, шул исәптән, мин үзем дә, каләм тибрәтә, көйләр язарга маташа идек инде. Бу гаҗәп тә түгел, музыка-сәнгать юлыннан шундый балалар китә бит,- ди Лилия,-  бу вакытта Александр Володин ундүртенче мәктәптә музыка укытучысы буларак танылган иде. Ул балалар белән төрле ансамбльләр оештырып, чыгышлар ясап мәш килеп йөрде. Язмыштыр инде ул, мин шул елларда яңадан сәнгать дөньясына әйләнеп кайттым. Электән язган шигырьләремне кешеләргә күрсәтергә ояла идем. Хәзер көйләр дә язам. Бик күп түгел, әмма чын күңелемнән язылган көйләр. Без интернет челтәләрендә шагыйрә Гөлфия Шакирова белән танышып киттек. Аның сүзләренә “Рәхмәтле язмышыма”, “Балаларым минем” дигән җырларым, үземнең сүзләргә язылганнары да бар.”

Лилия Гаврилованың музыкаль клиплары  республика каналларында да күрсәтелә. Җырчы буларак аны шәһәр һәм район кешеләре бик яхшы белә. Ә төп һөнәре – физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны өйләренә барып укыту. Элегрәк мәктәпнең үзендә укыткан балалар, хәзер интернет аша табышып, хәлләрен сорашып, аралашып торалар.

Олылар сүзе кирәк

“Безнең эштә аерым зур уңышларга ирешүне өмет итүе авыр. Әмма кайчак гади генә сорауга җавап алу да – сөенеч,- ди Лилия,- мин үземнең эшемне күңел биреп эшлим. Балаларның әти-әниләренә карап үземә көч, хәтта үрнәк алам дияр идем.”

Лилия Гаврилова тормыш иптәше Руслан белән егерме бер ел бергә яши. Кызлары Эльвина инде мәктәпне тәмамлап, Мәскәүгә югары уку йортына укырга кергән. Уллары Эмиль тугызынчы сыйныфта укый. Әниләре сыман алар да мәдәният –сәнгатькә гашыйклар.  Әтиләре сәнгать дөньясын ятрак күрсә дә, нинди дә булса ярдәм кирәк булганда, һәрчак ярдәмгә килә. Кайчакларда Лилиягә районда гына түгел, республика күләмендә уздырылучы чараларда катнашырга туры килә. Озату –каршы алу вазыйфасы, әлбәттә инде, тормыш иптәше Руслан җилкәсендә. Мәдәният –сәнгатькә кагылышлы чараларда гына түгел, мөгаллимлек эшендә дә киңәшче ул.

“Җыр – музыкадан башка тормышымны күз алдына китерә алмыйм. Әмма шау-шулы кичәләр, озаклап күңел ачып утырулар минем холкыма туры килми. Алай үткәргән вакытны –бушка исраф итү дип кабул итәм, хәтта. Мин Бәкер авылында туганмын. Бик бәләкәй чагымда гаиләбез Шөгергә күчкән, әмма күп вакытымны Яңа Иштерәктә үткәрдем. Анда әнинең әнисе – Миннур һәм әбисе -Минҗиян әби яшиләр иде. Шушы ике әбием  үстерде мине. Әбиләр тәрбиясе, аеруча Минҗиян әбиемнең, тормышның төрле якларын бала күңеленә сеңеп калырлык итеп сөйләп-аңлатып торуы эзсез үтмәгән, билгеле,”- ди Лилия. Ул  бушрак вакыты булганда, аны олы яшьтәге кешеләр белән аралашып, аларның яшәгән гомер еллары тәҗрибәсеннән чыгып биргән киңәшләрен тыңлап үткәрергә ярата. Өлкәннәр киңәше - ике эшем өчен дә кирәкле ди.

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев