Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

Шигыре Татарстан гимны булып яңгырау – безнең өчен горурлык

Шөгер –Лениногорск төбәге халкы хаклы рәвештә Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеровныкы булу белән горурлана. 30 елдан артык гомерен Лениногорск шәһәрендә уздырган Рамазан ага татар халкына бай мирас калдырып китте, Лениногорскины Татарстанга танытты.

Бәхетле көн

Шунысы кызганыч: Татарстан гимны сүзләре Рамазан Байтимеровның вафатыннан соң гына, 2013 елда кабул ителде. "Әтинең исеме мәңгеләштерелгән көн – минем иң бәхетле көнем", - ди Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат. Ул да, әтисе кебек, иҗат дөньясында, шәһәребезнең музыка мәктәбендә балалар укыта, шигырьләр укый, татар мәдәнияте белән танышып бара, татарча җырлар тыңлый, үзе дә башкара. Рөстәм Яхинга гимн булырлык көй язарга илһам биргән шигырь турында Гөлшат Байтимерова сөйли:

  •  Әткәй Рөстәм Яхинга гел шигырьләрен бирә иде. “Рамазанның шигырьләрен кулга алгач ук җыр туа”, дия торган булган Рөстәм Яхинның хатыны Хәлимә ханым. Татарстанның 50 еллыгына багышланган ябык конкурска әткәй Рөстәм Яхин белән бергә “Туган ягым” дигән җырны яздылар һәм беренче урын алдылар. Ул җыр бик бәхетле язмышлы булды. Аны бөтен данлыклы артистларыбыз җырлады, шул җыр сүзсез генә гимн булды, - ди Гөлшат Байтимерова.
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы гимнга конкурс игълан иткәч, ул конкурска әтисенең текстын җибәрә. 2013 елның 24 гыйнварында конкурска йомгак ясала. Республика парламенты вице-спикеры Римма Ратникова сайлап алынган текстның шагыйрь Рамазан Байтимеров шигыренең эшкәртелгән варианты булуын әйтә. Сайлап алынган текст камилләштерелә. Шулай итеп, Татарстаныбызның гимны сүзләре барлыкка килә.

 

Киләсе елга татар җәмәгатьчелеген зур вакыйга көтә – Рамазан Байтимеровның тууына 100 ел тула. “Әлеге чарага әзерлекне уйлый башладым. Казанда үткәрергә исәп бар”, - ди Гөлшат ханым. Аның әтисенең бай мирасын халыкка җиткерүдә, кадерле истәлек итеп калдыруда өлеше зур. “Акча туплап, әткәйнең китабын чыгарам дип сүз биргән идем. Бәхетемә, нефтьчеләрдән ярдәм килде: “Рухият” фонды әткәйнең җыр-шигырьләрен бергә туплап, китап итеп чыгарды”, - дип сөйли. Әлеге китапның төзүчесе һәм редакторы – Рәмзия Габделхакова. Икенче китап Марс Исхаков җитәкчелегендә басылган, тагын ике китапны кызы чыгарган.

 

Истәлекләр

 

Гөлшат Рамазановна әтисе турында озаклап сөйли ала.

  • Без һәрвакыт тыйнак яшәдек. Әниебез мәктәптә эшләде, тарих фәнен укытты. Әткәй дә, әнкәй дә тирән белемле, тырыш кешеләр иде. Алар безне яшьтән үк эшкә өйрә теп, әдәбиятка-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләп үстерделәр. Әти фотога төшерү белән мавыкты, оста шахматчы да иде. Рәссам Мәснәви Хәйретдинов, җырчы, музыкант Фәйзи Йосыпов, атказанган нефтьче Наил Сәйдәшев бездә еш була иделәр, дуслар булдылар. Әткәй башкаланы бик яратты, ай саен Казанга юл тотты, “Совет” кунакханәсендә туктала иде.
  • Кайда булса, ничек аталса да,
  • Дөнья йөзендәге исемнәр.
  • Миңа якын Татарстан белән,
  • Казан белән бәйле исемнәр, дип язды. Әткәй танылган җырчылар, композиторлар белән якын дус иде. Бату Мулюков, Әнвәр Бакиров, Мәсгут Имашев, Шамил Әхмәтҗанов, Зиннур Нурмөхәммәтовлар ның безгә килгәннәрен хәтерлим, - дип хатирәләре белән бүлешә.

Рамазан Байтимеров композитор Сара Садыйкова гаиләсе белән таныш булган. Хәзер исә Гөлшат ханым композиторның кызы Әлфия Айдарская белән бик якын дуслар һәм Казанга барган саен аның янына кермичә калганы юк икән.

“Әткәй туган авылыбыз – Исмәгыйльне (Башкортстанның  Авыргазы районы) сагынып яшәде. Аның бу хакта язган шигырьләре дә байтак, әйтик, “Изге җир, гүзәл җир”, “Авылга мәхәббәт”, “Исмәгыйлем истә гел”, “Саумы, авылым” һәм башкалар. Әткәй үзе турында менә шушы юлларда барысын да әйтеп бирә:

Дан алмаган гади бер шагыйрь мин,

Һәм билгесез җиңгән солдат та”.

 

100 тапкыр – парашюттан

 

Кырыклап драма әсәре, поэма һәм йөздән артык шигырь авторы Рамазан Байтимеров Башкортстанның Авыргазы районы, Исмәгыйль авылында 1923 елның 5 апрелендә Мөккатдәрә белән Муллагалим Байтимеровлар гаиләсендә бишенче бала булып туа. Изге рамазан ае булгач, малайга Рамазан исеме кушалар. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, олы апасы янына Үзбәкстанга килә. Каттакурганда торып, Сәмәркандка йөреп укый. Йөрер өчен поездга утырырга кирәк була, ә поездга билет алырга акча юк, шунлыктан аңа вагон түбәсендә йөрергә туры килә. Ташкентта укытучылар әзерләү курсларында укып, математика укытучысы булып эшли бшлый. Тик шул елны Бөек Ватан сугышы башлана. 18 яшьлек егет армиягә алына. Башта Иран территорясендә махсус операциядә катнаша. Аннан Мәскәү өчен барган сугышларда катнаша. Һава десантчылары мәктәбендә укый һәм аңа йөзләрчә мәртәбә парашюттан сикерергә туры килә.

Балтыйк буен, Чехословакияне, Венгрияне азат итүдә катнаша. Сугышның соңгы көннәренә хәтле фронтта була. Ике тапкыр контузия ала, яралана. Сугыштагы батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә менә ике абыйсы яу кырында ятып кала.

Кайткач Мөнәвәрә исемле кызга өйләнә, гаиләдә Гөлнур, Гөлшат исемле кызлар туа. Соңрак  ул Казан дәүләт университетында укый. “Чаян” журналы, “Кызыл таң”, “Алга” газетларында эшли.

 

 

Безнең якта – иҗатта

 

1958 елда Байтимеровлар гаиләсе Лениногорскига килә. Монда “Заветы Ильича” газетында тәрҗемәче була. “Чишмә” әдәби иҗат берләшмәсенә йөри башлый. Гомумән, бу чор – Рамазан  аганың каләме үткенләнгән, зур дәрт белән рухланып иҗат иткән еллар.

Ике тапкыр йөрәк өянәге алуына да карамастан, иҗат эшендә булган.  Шигырьләре – аның гомерлек юлдашы.  Р.Байтимеров үзен шигъри роман-поэмалар язу өлкәсендә дә оста каләм иясе итеп таныта. Аның «Якты юл», «Кырыс бәхет», «Девон җыры», «Уңыш җыры»,  «Укытучы» поэмалары бар. Пьесалары да шактый: «Орбитадан читтә», «Дипломант», «Сәлимәкәй”.

Фронтовик-шагыйрьнең шигырьләренә Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова, Исмәй Шәмсутдинов, Фәрит Хатыйпов, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, Рәшит Абдуллин  көйләр иҗат иткән.

 

Шагыйрьнең 90 еллыгы уңаеннан, ул яшәгән йортта “Татнефть”, “Лениногорскнефть” идарәсе ярдәме белән мемориаль такта куелган иде. Киләсе елда шагыйрьнең 100 еллыгында аны искә алу кичәсе Казанда гына түгел, шәһәр күләмендә дә зурлап билгеләп үтелер, дип ышанабыз. Рамазан ага мондый хөрмәтләүләргә һичшиксез лаек.

 

Белешмә.  2013 елның 28 мартында Татарстан Дәүләт Советы утырышында катнашучы депутатлар ТРның Дәүләт гимнын беренче тапкыр җырлыйлар. Гимн, дөньякүләм практикада каралганганча, 2 минут 30 секунд дәвам итә.  Дәүләт гимны текстының 8 юлы – татар телендә, сигезе – рус телендә. Закон буенча аларны бары тик бергә тулаем итеп башкару таләп ителә. Русчага тәрҗемәне Филипп Пираев ясаган.

 

    - Әти бакчабызда алмагач утырткан иде. Ул чәчәк ата алмады,  яхшы итеп үсмәде дә. Вафат булгач, ул алмагач та “үлде”, корыды. Ә менә 2012 елда, Татарстан гимны сүзләре буларак, конкурста әтинең шигыре  җиңеп чыгар алдыннан, кабат тернәкләнеп китеп, шау чәчәккә күмелде. Бу бер могҗиза булды, - ди Гөлшат ханым.

Автор: Розалия Мостафина

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лениногорск талантлар тобәгне