Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Гөлназ Сәфәровага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Казанда "Татар радиосы"ның 15 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Әлеге тантана кысаларында радио хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр дә бирелде. Әйтик, радионың танылган алып баручысы Гөлназ Сәфәровага татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Бу турыда Гөлназ үзенең социаль челтәрдәге битендә болай дип язган: "Тыйнак эшчәнлегемне олы бәяләгән...

Казанда "Татар радиосы"ның 15 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Әлеге тантана кысаларында радио хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр дә бирелде.
Әйтик, радионың танылган алып баручысы Гөлназ Сәфәровага татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
Бу турыда Гөлназ үзенең социаль челтәрдәге битендә болай дип язган: "Тыйнак эшчәнлегемне олы бәяләгән президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, халыкка, таныткан "Татар радиосына", продюсерым Радик Ивановичка, гаиләмә, әти-әниемә, әбиемә, ходаема рәхмәт. Ә иң зур рәхмәтем сезгә, мине яратып кабул итүче халкыма".
Чыганак:http://tuylar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев