Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

"Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!"

Без Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган бәйрәмне үзәк китапханәдә үткәрдек. Шәһәребезнең мәртәбәле кунаклары, шагыйрьләр, җырчылар, күп ә мәктәп укучылары, туган телебезне хөрмәт иткән шәхесләр килгән иде. "Айсылу" балалар театры сөекле шагыйребезнең әкиятләреннән төзелгән театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Шунда ук "Кәҗә белән сарык"ны Алина Мостафина, Айсылу Авзалова,...

Без Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган бәйрәмне үзәк китапханәдә үткәрдек.


Шәһәребезнең мәртәбәле кунаклары, шагыйрьләр, җырчылар, күп ә мәктәп укучылары, туган телебезне хөрмәт иткән шәхесләр килгән иде. "Айсылу" балалар театры сөекле шагыйребезнең әкиятләреннән төзелгән театральләштерелгән тамаша күрсәтте.
Шунда ук "Кәҗә белән сарык"ны Алина Мостафина, Айсылу Авзалова, "Шүрәле"не Айдар Шәяхмәтов, Динара Каюмова, Алсу Мостафина, "Су анасы"н Гөлнур Ахунҗанова, "Бала белән күбәләк"не рус телендә Милена Максимова, "Кызыклы шәкерт"не 25 нче балалар бакчасыннан Дамир Диннекаев сөйләп призлы урыннар алдылар.
Аларны мәдәният идарәсенең дипломнары белән Гөлнара Зарипова бүләкләде. Таһир Шамсуаров китаплар бүләк итте. Ул Тукайга багышланган яңа шигырен бик матур итеп сөйләде.
Рәссам Мөдәрис Минхаҗевның, милләтпәрвәр Ринат Вилдановның чыгышлары бик үтемле булды. Моңлы тавышлы Әлфия Низамова, Гөлшат Рамазановна, Хәят апаның "Туган авыл", "Зиләйлүк", "Тәфтиләү" җырларын зур осталык белән башкардылар. Соңыннан милләтебезнең гимнын Таһир абыйга кушылып барыбыз да җырлады.
Алып баручылар Гөлнара Вәгыйзова, Ләйсән Билалова, Ильмира Әбүләизова - "Күктәге йолдызларның сүнүе, сүрелүе момкин, ләкин халкыбызның Тукайга булган мәхәббәте - сүнмәс тә, сүрелмәс тә дип тәмамладылар.
Зөмәрә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай

2
X