Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья-#МинемГеройМинемГаилә

Галимов Зинур Галим улы

Бабабыз Галимов Зинур Галимович 1902 елда Лениногорск районының Юлтимер авылында туган.

1941 елда бабай һәм аның өч ир туганы Сабир, Закир һәм Мөдәррис, Зиннур бабайның олы улы -18 яшьлек Әнәс, Ватаныбызны фашист илбасарларыннан яклау өчен фронтка китәләр.

Зиннур бабай сугышта минометчы булган, ул 1945 елда җиңү белән туган якларына әйләнеп кайткан. Аның күп төрле сугышчан орденнарыһәм медальләре бар иде. Сугыштан соң Урняк-Кумяк авылында балалары һәм оныклары белән яшәде.

Зиннур бабай 1995 нче елда вафат булды, Ул чын Тормыш агачы иде, без бабабызны хәтеребездә саклыйбыз һәм аның белән горурланабыз!.
Бабайның ике ир туганы- Сабир һәм Мөдәррис тә сугыштан әйләнеп кайткан. Энесе Закир –хәбәрсез югалган. Улы Әнәс 1946 нчы елда гына әйләнеп кайта алган. Алар инде барысы да хәзер гүр иясе. Берсен дә онытмыйбыз!

#МинемГеройМинемГаилә-#МойГеройМинемГаилә

#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
#БессертныйПолк2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев