Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья-#МинемГеройМинемГаилә

Куакбаш авылы солдаты Хәниф Садыйков 9 медаль белән бүләкләнгән

1925 елда Куакбаш авылында туган. Сугыш башланганда җиде классны тәмамланганга аттестат ала. Ә сугышка киткәндә аңа 18 яшь тә тулмаган була.

Ул 152 нче укчы полкта стрелок булып фронт юлларын үткән. Әти сугышта контузия ала. Батырлыгы, намуслы хезмәте өчен 9 медаль белән бүләкләнә. Ниһаять, 1948 нче елның июнендә туган авылына әйләнеп кайта.

Өйләнә. Әни, Наҗия Гиматдин кызы белән мәктәптә бер парта артында утырган булалар. Әни иң яхшы укучы, уку тәмамлангач аңа чабата бүләк итәләр. Чабата ул - хәзерге заманның алтын медале.

Сугыштан соң әти механизатор, озак еллар комбайнчы булып эшләгән. 
Тырыш хезмәте өчен 1964 нче елда "Коммунистик хезмәт ударнигы" исемен ала. Ә 1966 нчы елда авылыбызда беренче булып "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнә.


#МинемГеройМинемГаилә-#МойГеройМояСемья 

#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
#БессертныйПолк2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев