Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Казан янә халыкара ярышлар кабул итәргә әзерләнә

7-8 ноябрьдә Татарстан башкаласы акробатик рок-н-ролл буенча дөнья үзәгенә әйләнәчәк. Биредә бу спорт төре буенча Дөнья чемпионаты, чемпионат һәм Европа беренчелеге узачак. Казан әлеге абруйлы турны үткәрүгә хокукны 2014 елның декабрендә Россия Кубогын югары дәрәҗәдә оештырганнан соң яулады. Исегезгә төшерәбез, ул вакытта Казанга 1000гә якын спортчы килде. Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл...

7-8 ноябрьдә Татарстан башкаласы акробатик рок-н-ролл буенча дөнья үзәгенә әйләнәчәк. Биредә бу спорт төре буенча Дөнья чемпионаты, чемпионат һәм Европа беренчелеге узачак.
Казан әлеге абруйлы турны үткәрүгә хокукны 2014 елның декабрендә Россия Кубогын югары дәрәҗәдә оештырганнан соң яулады. Исегезгә төшерәбез, ул вакытта Казанга 1000гә якын спортчы килде. Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл федерациясе җитәкчелеге турнир оештырылудан бик канәгать калды, шуңа күрә эре халыкара ярышларны үткәрүдә Казанга ышаныч белдерделәр.
Дөнья чемпионаты, чемпионат һәм Европа беренчелегендә тамашачылар һәм жюри каршында планетаның иң көчле спортчылары чыгыш ясаячак. Бу вакыйга олысын-кечесен җыеп, бары тик җылы, якты тәэсирләр бүләк итәчәк.
Ярышларда катнашучылар акробатик рок-н-роллның "Формейшн-девушки" һәм "Формейшн-Микс" төрләре буенча көч сынашачак. Командалар хореографик элементлардан һәм катлаулы акробатик трюклардан торган 3 минутлык программа күрсәтәчәк.
Бүгенге көндә 7 илдән спортчылар ярышларда катнашырга теләп гариза биргән. Турнирларда 600ләп спортчы катнашыр дип көтелә.
Шунысын да әйтик, акробатик рок-н-ролл буенча ярышларны үткәрүгә Казанга берничә тонна махсус техник конструкция, шулай ук төсле һәм тавыш җиһазлары китерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чемпионат казань чемпион