Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Лениногорскилыларга Хөкүмәт бүләкләре тапшырылды

Кичә Лениногорск Мәдәният сараенда республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашында район һәм шәһәр Советының йомгаклау сессиясе үтте. Анда күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, һөнәри эшчәнлекләрендәге югары казанышлары өчен, лениногорскилыларга хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. "Ортэкс" җәмгыятенең участок начальнигы Федор Алексеевич Макаровка - «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде. "Лениногорск район дәүләт...

Кичә Лениногорск Мәдәният сараенда республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашында район һәм шәһәр Советының йомгаклау сессиясе үтте.
Анда күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, һөнәри эшчәнлекләрендәге югары казанышлары өчен, лениногорскилыларга хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.
"Ортэкс" җәмгыятенең участок начальнигы Федор Алексеевич Макаровка - «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде.
"Лениногорск район дәүләт ветеринария берләшмәсе" начальнигы Әхмәтов Рашат Хәмит улына "Татарстан Республикасының атказанган ветеринар врачы" дигән мактаулы исем бирелде.
"Лениногорск муниципаль районы» башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация буенча ярдәмчесе Дәүләтшин Шәрип Әбүзәр улына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
2 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зелепугина Галина Петровнага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Хәйруллина Нурия Яхиа кызына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: награда