Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Эштә дә, спортта да алдынгы без!

Күптән түгел Әлмәттә, кышкы спорт сезонына йомгак ясап, өч төр ярыш буенча зональ ярышлар үтте. Анда Лениногорск газчылары да катнашты. Команда составында Л.Серикова, Л.Соколова, Д.Галиев һәм Н.Вафин бар иде. Алар шәхси һәм команда зачетында катнашты. Шәхси зачетта Л.Серикова - көмеш, Л.Соколова - бронза медаль алды. Гомумкоманда зачетында безнекеләр икенче урынга...

Күптән түгел Әлмәттә, кышкы спорт сезонына йомгак ясап, өч төр ярыш буенча зональ ярышлар үтте. Анда Лениногорск газчылары да катнашты.


Команда составында Л.Серикова, Л.Соколова, Д.Галиев һәм Н.Вафин бар иде. Алар шәхси һәм команда зачетында катнашты.
Шәхси зачетта Л.Серикова - көмеш, Л.Соколова - бронза медаль алды. Гомумкоманда зачетында безнекеләр икенче урынга чыкты. Команда уңышының сере - очраклылык түгел, ә закончалык дияргә була. Чөнки "Лениногорскгаз" идарәсендә спортның әлеге төренә - 10 ел! Һәрдаим Аксубай, Чирмешән һәм Шөгер командалары катнашында идарә ярышлары оештырыла. Республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте бүлекчәләре арасында зона ярышлары үткәрү гадәткә кергән. Алар катнашучыларга уңай эмоция бирә.
"Лениногорскгаз" идарәсе командасы "Газпром трансгаз Казань" җәмгыятендә үткән спартакиадаларда чемпион һәм призер исеме ала.
Кышкы олимпиадада газчылар командасы 1 алтын, 1 бронза һәм гомумкоманда зачетында V урын яулаган иде. Җәйге спартакиада нәтиҗәләре - 4 алтын, 3 көмеш һәм гомумкоманда зачетында - IV урын. Рамил Кәримов - "Газпром трансгаз Казань" җәмгыятендә 10 тапкыр чемпион исеме алган спортчы. Моннан тыш, ул җәмгыятьнең җыелма командасы составына кергән. Берничә мәртәбә "Газпром" җәмгыяте спартакиадасында катнашкан.
2011 елда пенсионерларның "Өченче буын" беренче республика спартакиадасында шәһәр данын Вера Звягинцева яклады. Шәһәр предприятиеләре арасындагы ярышларда идарә коллективы һәрвакыт призлы урыннар яулый. Болар беренче май эстафетасы, волейбол, чаңгы ярышлары, җиңел атлетика кроссы һәм башкалар. Волейбол буенча хатын-кызларның җыелма командасы 13 тапкыр шәһәр чемпионы исеменә лаек булды. Егетләр дә аларга кушыла. Соңгы өч елда, хатын-кызлар кебек үк, ирләр дә чемпион исеме яулый алды. Газчылар копилкасында җиде дистә кубок бар.
Ел саен идарәдә күп очко җыйган командалар арасында иң яхшы спорт службасы билгеләнә. 2011 ел нәтиҗәләре буенча, мәсәлән, иң яхшы служба исемен - идарә итү аппараты командасы алды. 2009 елдан бирле идарәнең иң яхшы спортчысы бүләкләнә. 2008 елда Рамил Кәримов кросс һәм чаңгы ярышлары буенча шәһәр чемпионы, йөгерү буенча "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте спартакиадасы чемпионы, җәмгыятьнең җыелма командасы составына кереп, Ижевск, Белгород, Тула шәһәрендә узган спартакиадаларда катнашкан. 2009 елда Людмила Соколова, идарә командасы составында, волейбол буенча шәһәр чемпионы, йөзү буенча көмеш призер, Тула һәм Мәскәү шәһәрендә үткән җәмгыять спартакиадаларында җыелма команда составы әгъзасы, Мәскәүнең "Газпром" җәмгыяте Президенты кубогына оештырылган бильярд турниры катнашучысы. 2010 елда Аксубайдан А.Скворцов "Газпром трансгаз Казань" җәмгыятенең гер спорты буенча чемпион исемен алган. 2011 елда В.Звягинцева - җиңел атлетика һәм чаңгы ярышлары буенча күп тапкырлар шәһәр чемпионы.
Ел җиңүчеләргә Мактау грамоталары, кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Идарә начальнигы Әнәс Вәлиев барча хезмәткәргә спортта җиңү һәм киләчәк ярышларга уңышлы әзерлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Футбол

2
X