Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскидан Пушкаревлар гаиләсе шахмат турнирында катнашып кайтты

Әлмәт шәһәрендә шахмат буенча «Буыннар бәйләнеше» республика турнирының 2нче этабы (зона туры) узды.

Турнирда Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман районнарыннан өч кешедән торган гаилә командалары катнашты: 60 яшьтән өлкәнрәк бабай, 55 яшьтән өлкәнрәк әби, әти — әни яки әти, 14 яшькә кадәрге бала — малай яки кыз.

Лениногорскидан Пушкаревлар гаиләсе командасы шахмат турнирында катнашты. Алар: Егор Пушкарев, бабасы — Анатолий Пушкарев, әтисе Максима Пушкарев икенче урынны алды. 

Беренче урынны әлмәтлеләр, өченче урынны бөгелмәлеләр яулады. 

Шәхси беренчелектә Анатолий Пушкарев беренче урынны алса, Максим Пушкарев икенче урынга лаек булды.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев