Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның боксчы кызлары җиңүләр яулап кайтты (+фотолар)

Пермь краеның Березники шәһәрендә кызлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Ярышты Татарстан Республикасы җыелма командасы 9 алтын, 6 көмеш, 7 бронза медале яулады. 

Лениногорскиның 3нче комплекслы спорт мәктәбенең «ДЖЕБ» клубына йөрүче боксчы кызлары яхшы ярыш күрсәтте һәм медальләргә ия булды.

Мәсәлән, 2нче мәктәп укучысы, өч тапкыр Идел буе федераль округы җиңүчесе, һәм апрель аенда Самара шәһәрендә узачак Россия Беренчелегенә юллама алган Дарья Антипова алтын медаль алды. 

5нче мәктәптән Эльвина Сагадеева, 12нче лицейдан Надежда Терентьева, 10нчы мәктәптән Мирослава Костина бронза медаль яулап, өченче урынга лаек булдылар. 

Фото һәм мәгълүмат 3нче комплекслы спорт мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев