Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

"Юбилейный" бассейнында үтеп баручы уку елы сезонының чемпионнарын ачыкладылар

Лениногрскиның “Юбилейный” бассейнында 20212-2022 нче уку елы сезоны төгәлләнүгә багышланган ярышлар булып үтте. Бассейнда шөгыльләнүче балалар һәм үсмерләр, тренерлар өчен, ел ахырында мондый бәйгеләр үткәрү күптәннән традициягә кергән.

Үзып баручы уку елының сезоны  төрле дәрәҗәдәге ярышларга бик бай булды. Бассейнда шөгыльләнүче балалар һәм үсмерләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда бик күп бүләкләр яулап алуга ирештеләр. Бу бәйгеләрдә күп кенә яшь йөзүчеләр квалификация разрядларын күтәрүгә иреште, кайсыберләре булган разрядын раслады, гомумән,  сезон күп медальләр һәм призлар китерде.

Сезонны төгәлләүгә багышланган ярышларда балалар һәм үсмерләр үз яшьләре  буенча төркемнәргә бүленеп көч сынаштылар.  Билгеле инде һәр төркемнең үз чемпионы да  игълан ителде. Алар - Ева Нигъмәтҗанова, Захар Николаев, Полина Сычева, Артур Шәйхетдинов, Анастасия Кожевникова, Камил Галимов, Әскәр Саримов, Елизавета Шуманева, Азат Юнысов, Раил Сафин, Яна Ханнанова, Эльвира Харасова, Константин Кожевников, Роберт Харасов. Йөзү спорты белән кызыксынган лениногорскилыларга  аларның исемнәре бик таныш, ел дәвамында да республика күләм, районара ярышлардан җиңү һәм призлар яулап кайткан спортчылар.

Икенче урыннарга чыгучы Екатерина Дьячкова, Павел Терентьев, Зарина Лотфуллина, Родион Олейников, Аделина Шиһапова, Кәрим Сәгъдиев, Артур Петров, Ника Котикова, Илнар Галиев, Иван Терентьев, Лиана Шәйхетдинова, Сергей Бажитов, Александр Романов та - “Юбилейный” бассейнының гына түгел, шәһәребезнең горурлыгы.

Матвей Гыйрфанов, Ильвина Гыйматдинова, Әмир Кәримов, Софья Шәйхетдинова, Даниил Кириллов , Кирилл Ермишов, Максим Ребров, Роберт Шәмсуллин, Юля Бабенкова, Кирилл Спиридонов, Денис Малов- сезон төгәлләнү бәйгесенең бронза призерлары.

2021-2022 нче уку елы сезоны ябылуга карамастан, яшь йөзүчеләр, тренерлары белән берлектә, осталыкларын арттыру өстендә эшне дәвам итәләр, алда булачак төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашырга әзер торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X