Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида автобус йөртүчеләргә рәхмәт сүзе

Газетыбызның 5 декабрь санында шәһәрдә автобуслар йөреше белән бәйле үзгәрешләр турында мәкалә басылып чыккан иде. Анда бу эшкә бөгелмәле ике эшмәкәр алынуы турында хәбәр иттек. Шуның берсе Фердинанд Кәлимуллинның мәчет картлары сүзен тыңлап, автобусны аларга җайлырак вакытка китерергә сүз бирүе турында да язган идек. Шушы көннәрдә редакциягә мәчет картлары исеменнән...

Газетыбызның 5 декабрь санында шәһәрдә автобуслар йөреше белән бәйле үзгәрешләр турында мәкалә басылып чыккан иде. Анда бу эшкә бөгелмәле ике эшмәкәр алынуы турында хәбәр иттек. Шуның берсе Фердинанд Кәлимуллинның мәчет картлары сүзен тыңлап, автобусны аларга җайлырак вакытка китерергә сүз бирүе турында да язган идек. Шушы көннәрдә редакциягә мәчет картлары исеменнән хат килде.


Без, шәһәр үзәгеннән югары якта яшәүче һәм "Ихлас" мәчетенә намазга йөрүче бер төркем мәчет картлары, газет аша Бөгелмәдән килеп Лениногорск шәһәре халкына транспорт хезмәте күрсәтүче иптәшләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Болар: автобус йөртүче (автобус номеры 389) Валерий Вазетдинов, кондуктор Татьяна Андреева, база җитәкчесе Фердинанд Кәлимуллин, шәхси предприятие җитәкчесе Рәисә Мингазова.

Октябрь аенда үзгәрткәч, без өйлә намазыннан соң шәһәрнең өске ягына китүче беренче маршрут автобусына өлгерә алмый идек. Өлгерер өчен намазны тәмамламыйча ташлап чыгарга, яисә киләсе автобусны көтеп тукталышта сәгатьтән артык көтеп торырга кирәк иде. Бу мәсьәләне уңай якка хәл итеп булмыймы дип, "Ихлас" мәчетенең имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәткә мөрәҗәгать иттек, шул ук вакытта үзебез дә тик ятмыйча, мәчеткә йөрүче, элек АТХ-11 автохуҗалыгында инженер булып эшләгән Әсхәт абый Вахитов та үз эшен башлап җибәрде. Ул югарыда күрсәтелгән автобус хуҗалары белән элемтәгә керде.

Бу турыда "Заман сулышы" газетасының 5 декабрь санында "Иртә-кич тулы, көндез буш" дигән баш астында мәкалә дә басылып чыкты. Автобус хуҗалары безнең үтенечне бик җитди кабул итте. Йөрү маршрутының расписаниесен үзгәртеп кенә калмыйча, бәлки, бу вакытта беренче поселокка керә торган автобусны 12 сәгать 10 минутта мәчет янына китереп, бабай-әбиләрнең мәчеттән чыкканын 5 минут көтеп торып безгә изгелекле гамәл күрсәтә башладылар.

Бу яңалык 15 декабрьдәнбашланды. Без, үз вакытында, элек хезмәт күрсәткән шәһәрнең "Спутник" транспорт оешмасына расписаниене үзгәртүне генә сорап мөрәҗәгать иткән булсак та, алар моны, төрле сәбәпләр табып, эшләмәгән иде. Без яхшылыкны үзебезнекеләрдән түгел, бәлки, читләрдән таптык. Шушы изге гамәлегез өчен эшләрегез гел уңышлы булсын, Аллаһы Тәгалә исән-сау озак еллар шулай изге гамәлләр кылып халыкка хезмәт күрсәтергә язсын. "Изгелек аяк астында ятмый", дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.). Халыкта да "Бер рәхмәт мең бәладән коткара" дигән мәкаль бар. Рәхмәтебезне шулай ук мәчетебез имамы Исмәгыйль хәзрәткә һәм бу эшне башлап йөрүче Әсхәт абыйга да җиткерәбез. Барыбызга да киләсе Кәҗә елы Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән зур бәхетләр, иманлы озын гомерләр алып килсен.

Сезгә исәнлек-саулык теләп, "Ихлас" мәчетенә йөрүче картлар исеменнән хезмәт ветераны Ринат Ибраһимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автобус