Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Президент 2013 нче елга программаларны тормышка ашыруга проект-сметадокументациясен вакытында тапшырмаган ТР район җитәчелекләренә шелтә белдерде

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген 2013 нче елга программаларны тормышка ашыруга проект-смета документациясен вакытында тапшырмаган ТР район җитәчелекләренә шелтә белдерде. ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгәтуллин хәбәр итүенчә, быелгы барлык программалар тормышка ашырылган. "2013 нче елга программалар кабул ителгән, объектлап исемлек, проект-смета...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген 2013 нче елга программаларны тормышка ашыруга проект-смета документациясен вакытында тапшырмаган ТР район җитәчелекләренә шелтә белдерде.


ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгәтуллин хәбәр итүенчә, быелгы барлык программалар тормышка ашырылган.
"2013 нче елга программалар кабул ителгән, объектлап исемлек, проект-смета документациясен төзү эше бара", - дип хәбәр итте ул.
"Без барлык программаларны кабул иттек. Иң мөһим сораулар кайда?", - дип кызыксынды Рөстәм Миңнеханов.
"Иң мөһим сорау - проект-смета документациясенең булуы, - дип билгеләде Илдар Сибгәтуллин. Аерым алганда, "Чиста су" программасы буенча районнарга документацияне әзерләү, конкурслар игълан итү өчен, җир кишәрлекләрен бүлеп бирү буенча эшне тизләтергә кирәк".
"Әгәр алар документацияне әзерләмәсә, бәлки, бу районнарның программаны тормышка ашыру теләге дә юктыр? Бәлки, бу аларга кирәк түгелдер, - дип билгеләде ТР Президенты. - Әйдәгез катгый вакыт аралыгын билгелибез. Әгәр дә 10 нчы гыйнварга кадәр документация булмаса, башкага йөкләргә".
"Бер тапкыр касса яныннан очып китәрсез - аннары без сезнең битарафлыгыгыз аркасында, барысы да шулай килеп чыкты, диярбез. Бер тапкыр җәза бирергә һәм бер вазыйфаи зат аркасында район объектсыз калды, дип игълан итәргә - бу нәтиҗәле булыр иде. Бу сезнең территория мәнфәгатендә", - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент