Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Сарабиккол ветеринар пунктында эткә стерилизация ясадылар (ФОТОЛАР)

Бүген Сарабиккол ветеринар пунктына җиде районның ветеринар-белгечләре семинар-укуга җыелды. Биредә Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Чирмешән, Ютазы районнарыннан килгән участок ветеринар пунктлары белгечләре каршында Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика бүлеге начальнигы Дамир Хөснетдинов чыгыш ясады. Хәзерге вакытта котыру чире белән көрәшү юлының берсе - эт һәм мәчеләргә стерилизация...

Бүген Сарабиккол ветеринар пунктына җиде районның ветеринар-белгечләре семинар-укуга җыелды.
Биредә Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Чирмешән, Ютазы районнарыннан килгән участок ветеринар пунктлары белгечләре каршында Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика бүлеге начальнигы Дамир Хөснетдинов чыгыш ясады.
Хәзерге вакытта котыру чире белән көрәшү юлының берсе - эт һәм мәчеләргә стерилизация ясау һәм печү тора. Халык мондый хезмәттән айга бер тапкыр бушлай файдалана ала. Моның өчен участок ветеринарына мөрәҗәгать итәргә. Бу көнне эткә стерилизация, ә мәчегә печү буенча операция ясап күрсәттеләр. Моны Казаннан килгән ветврач-эпизоотолог башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев