Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

“Җеннәр мине тәмуг утында якмакчылар иде”

Хәл җыеп, саф һава сулап кайтырга дип, күрше Әсма әби белән паркка барырга булдык. Эскәмиягә җайлап урнаштык та, гаилә, дөнья хәлләре турында сүз куерта башладык. Көзге җылы җил битләрдән сыйпап үтә, баш өстендә яфраклар леперди. Рәхәт!

Әмма ләззәтләнүебез озакка бармады: яныбызга алтмыш яшьләрдәге ир килеп утырды да, юк-бар сүз белән сөйләшүебезгә кысылгалап, тәмам кәефне бозды.

– Салган баштанмы әллә сез? – дип дәштем моңа, кызарып киткән йөзенә карап.
– Аек мин. Эчүне ташлаганыма утыз еллап бар инде, – диде ул, үпкәләгән сыман.
Әсма әби шул арада “җәлт” итеп әлеге иргә таба борылды да:
– Бәбкәм, ничек котылдың ул зәхмәттән? Минем онык та эчәргә ярата бит, ни эшләргә дә белгән юк, – диде.
Ир тыңлаучы табылганга шатланды кебек:
– Теге дөньяда булып кайттым мин. Шуннан соң… – дип сөйләп китмәсенме!
Бу сүзләрне ишетүгә, әби җиңемнән тартты. “Түбәсе киткән” бугай бу бәндәнең, андый-мондый зыян салмасын тагын, кузгалыйк тизрәк”, – дип пышылдады, куркынган йөз белән.
Ә минем “теге” дөнья турында тыңлап бетерәсем килде. Әби дә нишләсен: калды инде.
– Тәртибе белән, баштан ук сөйлим инде алайса, – диде бу юлы сәер танышыбыз. – Армиягә киткәнче өйләндем мин. Күзем төшкән кызны безнең авылда яшәп килгән йола буенча урлап алып кайттым. Әмма ул мине көтмәде, авылга әйләнеп кайтуыма инде бүтән егеткә кияүгә чыккан иде. Шуннан соң мин, ике дә уйламастан, Себер якларына чыгып киттем. Төрле шәһәрләрдә яшәп карадым. Авыр эшләрдә эшләдем, акчаны уч тутырып алдым, әмма эчүгә тотып, юк-барга туздырып бетерә идем. Тагын ике тапкыр өйләндем, тик гаилә тормышым озак дәвам итмәде. Бервакыт, Омск каласында яшәгәндә, 650 сум акча кулыма керде. Ул заман өчен бик зур сумма иде бу.
– И-и, беләм, бәбкәм, үзем ул чакларда аена алтмыш сумга эшли идем. Нишләттең соң шул тикле акчаны? – дип бүлдерде аны инде тынычланган Әсма әби.
– Бер иптәшем белән “юарга” булдык. Аракы, кабымлыклар алып, Иртыш елгасы буена юнәлдек. Гәпләшә-гәпләшә ярыйсы ук эчелгән. Берзаман эсселәнеп киттем, кан кыза башлады. Су коенып чыгыйм әле дип, ярдан түбәнгә сикердем. Йөзәм дә йөзәм шулай. Кинәт иптәшем кычкырган тавышка сискәнеп киттем: киң, куәтле елганың уртасына җиткәнмен ләбаса! Шунда гына айныгандай булдым. Урта тирәдә су шактый салкын. Көзән җыермаса ярар иде, дим. Үҗәтләнеп алга таба йөзүемне дәвам иттем. Инде икенче ярга ике-өч метр калды дигәндә генә, чоңгылга туры килдемме, су астына төштем дә киттем. Менә шунда хәйран хәлләр башланды. Тирә-ягым коп-коры, суның тамчысы да юк, ә өске як сап-сары. Тәмугта икәнмен, янәсе. Үземне читтән күреп торам. Җеннәр мине зур казан эченә утыртканнар да, астына ягып җибәрергә дип, утын хәстәрләп йөриләр… Нәкъ шул вакытта яныма бер ир-ат килеп, кычкырып сөйләшә башлады. Борынгы киемнәрдән икәне истә. “Сиңа иртә әле монда килергә, якты дөньяга кайтып, яшәү рәвешеңне үзгәрт”, – диде ул. Ничек кайтыйм соң, дип сорадым. “Агымга каршы йөзеп бар да, шуннан фәлән җиргә килеп чыгарсың”, – дип өйрәтте бу мине.
– Мондый хәлдән соң авызыңа хәмернең тамчысын да алмый башлагансыңдыр инде, әйеме?
–Туктамадым шул. Өч ел буе эчтем әле. Әмма ул хәл турында һәрчак уйланып йөрдем. Бервакыт кибеткә арзанлы кызыл аракыга барырга җыендым. Шәрабка, ягъни. Тулай торак ишегеннән чыгуым булды, өстән күк күкрәгәндәй тавыш ишетелде: “Кая киттең?” Күтәрелеп карадым: беркем юк. Каушадым. Аракыга, мин әйтәм. “Ә чәй?” – ди бу тавыш. Киредән бүлмәгә кереп киттем дә, куе итеп чәй пешердем. Төсе матур күренә. Эчеп җибәрдем. Авызга тәмәке дә капкач, “башка китте” бит. Әһә, мин әйтәм, аракысыз да була икән. Шуннан соң күпмедер вакыт узгач, тартуымны да ташладым.
– Хәзер кемнәр белән торасың? Гаиләң, балаларың бармы? – дип кызыксынды әби.
– Үзем генә. Абыемның улы шәһәр читендә зур йорт төзеде дә, миңа бер бүлмәле фатирында яшәп торырга рөхсәт итте. Беренче хатынымнан улым бар дигәннәр иде. Хатын белән очрашкан булмады, улымны исә бер дә күргәнем дә, кызыксынганым да юк. Кайдадыр читтә яшиләр бугай.
Кинәт кесә телефоным чылтырады. Шуны сәбәп итеп, әби белән урыннан кузгалдык.
– Эчкән көе киң Себер елгасын йөзеп чыгуы дөресме икән, ышанып җитмим, – дидем Әсма әбигә уйлана-уйлана атлаганда.
– Тәмугта булганына ышанасыңмыни? – дип кеткелдәп көлде әби. – Кайткач, шулай да оныгыма сөйлим әле.
Гыйбрәт булсын.


Галиябану ХУҖИЕВА, Казан. Татарстан яшьләре

https://tatar-today.ru/2018/10/35099

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X