Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

20нче балалар бакчасы нәниләре музейда нәрсәгә шаккатканнар?

7 сентябрь, җылы көзге көндә, 20нче балалар бакчасының, урта милли төркем балалары белән шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеенда булдык.

Безнең балалар өчен бу музейга  беренче сәяхәт иде. Бина эчендә нәрсә көткәнен беркем дә белми, барыбыз да могҗиза көтә! Чөнки балалар бакчасында без Туган як, шәһәр турында, элек кешеләрнең ничек яшәүләре, районыбызда яшәүче халыкларның көнкүреше, гореф-гадәтләре турында күп сөйләштек.

Музейга кергәндә безне ачык йөзле  экскурсовод - Рәхимова Айгөл Фуат кызы каршы алды. Ул уңлаешлы формада шәһәребезнең барлыкка килү тарихын сөйләде.

Без ата-бабаларыбызның хезмәт кораллары, көнкүреш әйберләре, узган гасырда кигән киемнәре, аларны  ничек бизәгәннәре турында белдек, бу балаларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Экскурсия тәмамланганнан соң, без экскурсоводка, музей хезмәткәрләренә  рәхмәт әйтеп  саубуллаштык. Балалар музейга барудан бик канәгать калдылар. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды. Без музей белән танышуны дәвам итәргә, яңадан-яңа экпозицияләргә килергә уйлыйбыз.

 

Лилия Афандиева, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев