Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар бакчаларында һәм төрмәләрдә чит илдән кертелгән уылдык һәм дөге бүтән бирелмәячәк

Хөкүмәт дәүләт учреждениеләре өчен сатып алына торган чит ил продуктларын исемлеген кыскартты. Россия хөкүмәте тарафыннан дәүләт учреждениеләре өчен сатып алына торган чит ил ризыкларының 23 төрдән торган исемлеге расланды. Сырхауханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм төрмәләр өчен хәзер чит илдә җитерштерелгән балык уылдыгы, ит, дөге һәм тоз алынмаячак. Экспертлар моның аркасында...

Хөкүмәт дәүләт учреждениеләре өчен сатып алына торган чит ил продуктларын исемлеген кыскартты.
Россия хөкүмәте тарафыннан дәүләт учреждениеләре өчен сатып алына торган чит ил ризыкларының 23 төрдән торган исемлеге расланды. Сырхауханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм төрмәләр өчен хәзер чит илдә җитерштерелгән балык уылдыгы, ит, дөге һәм тоз алынмаячак. Экспертлар моның аркасында Россия җитештерүчеләренә ярдәм булачагына һәм салым керемнәре артачагына инаналар, дип хәбәр итә "Известия" газетасы.
2016 елның 22 августында кабул ителгән карар дәүләт һәм муниципаль оешмаларына аерым чит ил ризыкларын сатып алуны чикли. 3 сентябрьдән чикләүләр балык һәм ит ризыкларына (эшкәртелгән һәм консервланган балык, уылдык һәм аны алыштыручы кысла һәм моллюсклы ризыклар, сыер, бозау, дуңгыз ите) билгеләнә. Шулай ук исемлеккә сөт ризыклары, кабыгыннан арындырылган дөге, шикәр, тоз керә.
"Без күзгә күренеп торган фактлар белән очрашабыз, мәсәлән, чит илдән балык сатып алуга бюджет акчасын туздырабыз. Тилапия, Норвегия семгасын алыйк. Аларның сыйфаты югары түгел, Россиягә һәрчак чит илдән түбән сыйфатлылар керә", - дип сөйләгән «Известия» газетасына балыкчылык буенча Мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Александр Савельев.
Дәүләт сатып ала торган чит ил продуктлары бары тик дәүләт һәм муниципаль оешмаларына - балалар бакчалары, мәктәп, сырхауханә, төрмәләргә кагыла. Хөкүмәт карары күмәртәләп һәм берәмтекләп сату итүче коммерция оешмалары челтәренә кагылмый.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икра уылдык