Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 25нче утырышында депутатлар Россия Герое Александр Лапинны Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләүне хупладылар.
Александр Лапин кандидатурасын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.
«ТР Премьер-министры урынбасары вазифасына Лапин Александр Павлович кандидатурасын Татарстан Дәүләт Советы килештерүенә кертәм. Александр Павлович югары хәрби белемгә ия, генерал-полковник, Россия Герое исеменә ия», – диде Алексей Песошин.
Александр Лапин Казан танк команда училищесын, аннары бронетанк гаскәрләренең Хәрби академиясен һәм РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлаган. «Александр Павловичның төрле вазифаларда хезмәт итү барышында алган тәҗрибәсе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларны нәтиҗәле төстә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү һәм Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе, «Ватанны саклаучылар» фонды белән хезмәттәшлек итү буенча», – дип белдерде ТР Премьер-министры.
Алексей Песошин Александр Лапинның хәрби даирәдә абруе зур булуын ассызыклады.
Нет комментариев