Заман сулышы

"Эссен"да бик эссе булган

Кичә Лениногорскида "Эссен" гипермаркеты ачылды. Халык галәмәт күп булган. Берьюлы барысы да сыя алмаган хәтта. Машиналар кибет алдындагы парковкага сыя алмыйча, Чайковский урамының ике ягына тезелеп, автовокзалга кадәр җиткән иде, диләр. Шулкадәр халыкка кибеттәге азык-төлек тә җитмәгән: ике әби соңгы кап сосиска өчен талашып-ызгышып беткәннәр, ди. Кемгәдер хәтта "Ашыгыч ярдәм"...

Кичә Лениногорскида "Эссен" гипермаркеты ачылды.
Халык галәмәт күп булган. Берьюлы барысы да сыя алмаган хәтта. Машиналар кибет алдындагы парковкага сыя алмыйча, Чайковский урамының ике ягына тезелеп, автовокзалга кадәр җиткән иде, диләр. Шулкадәр халыкка кибеттәге азык-төлек тә җитмәгән: ике әби соңгы кап сосиска өчен талашып-ызгышып беткәннәр, ди. Кемгәдер хәтта "Ашыгыч ярдәм" кирәккән.
Болай ук кыланмасалар да ярый иде, әйтерсең, бу - шәһәрдәге бердәнбер кибет.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: эссен
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: