Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илфак Шиһапов “Тишек” белән генә кәнәгатьләнеп калмаган

Күптән түгел "Тишек" дигән газета ачкан Илфак Шиһапов яңа басма чыгара башлый. "Нихәл, Кызый?"ның беренче номеры инде әзерләнеп ята икән. Ул А4 форматында 32 биттә, төсле булып чыгачак. Башка күп кенә газеталардан аермалы буларак, битләрен ертып аерасы юк, чөнки алар тегелгән. - Татарга татарча хатын-кызлар өчен газета кирәме? Уйлавымча, әлбәтттә,...

Күптән түгел "Тишек" дигән газета ачкан Илфак Шиһапов яңа басма чыгара башлый. "Нихәл, Кызый?"ның беренче номеры инде әзерләнеп ята икән. Ул А4 форматында 32 биттә, төсле булып чыгачак. Башка күп кенә газеталардан аермалы буларак, битләрен ертып аерасы юк, чөнки алар тегелгән.
- Татарга татарча хатын-кызлар өчен газета кирәме? Уйлавымча, әлбәтттә, кирәк. Чөнки бүген, бөтен тормыш шул хатын-кызлар кулына күчеп бара, - диде күптән түгел Илсөя Бәдретдинова белән аерылышкан Илфак, - Ә хатын-кызның тормышында нинди кайгы-борчулар, нинди шатлыклар барын гел белешеп, аның белән, урысча әйтсәк, "по душам" сөйләшүчеләр күпме? Минемчә, күп түгел. Менә шул мантыйктан чыгып, яңа елдан "Нихәл, Кызый?" исемле газета чыгара башлыйм.
Беренче номерның беренче битендә кем булыр дип уйлыйсыз? Әлбәттә, Илсөя Бәдретдинова.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ильфак шигапов тишек газеты