Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Керкәле мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды (+фотолар)

Керкәле мәктәбендә күптәннән матур традиция яши.

Ел саен декабрь ае кергәч, инвалидлар декадасы башлангач, мәктәптә хәйрия ярминкәсе уза. Аны үткәрүгә мәктәп укучылары зур җаваплылык белән алына. Быел да шулай булган. Мәктәп коридорында ике яклап өстәлләр тезеп, шул өстәлләргә ярминкәдә сатыласы әйберләрне куйганнар. Ә сатыла торган әйберләр арасында ниләр генә юк: әнә кулинарлык осталыгы булганнар әниләре белән берлектә пирожкиларга кадәр пешергәннәр, ә Зөфәр исемле укучы зур итеп торт пешереп килгән.

Шулай ук сатуга балалар ярата торган тәм-томнар да куела. Баллы эчемлекләр, компотлар да бар иде, ди укытучы Гөлназ Петровна. Укучылар алып килгән әйберләренә үзләре бәя куйган. Әлбәттә, символик төстә генә.

Әйберләрне кемнәр алган соң? Ярминкәгә укытучылар, әниләрне дә чакырганнар, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә килгән. “Укучылар бер-берсеннән дә әйберләрне сатып алдылар. Укучыларның үзләренә дә сату эшендә катнашу кызыклы булды”, - дип сөйли Гөлназ Петровна.  

Ярминкәгә куелган әйберләрне сатып, сатудан кергән акчадан өлеш тә чыгарганнар. Монысы инде физик мөмкинлеге чиклеләр өчен күчтәнәчкә әзерләнә. Моның өчен тартма куелган, шунда акчаларны салып барганнар. Тартмада 1200 сум акча җыелган. Шушы суммадан мәктәпнең ике элеккеге укучысына – сәламәтлек яктан мөмкинлеге чиклеләргә күчтәнәч алып илткәннәр. Ә калган акча мәктәпне Яңа елга бизәүгә тотылачак.

Розалия Мостафина

Фотолар: Керкәле мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев