Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кичә Казан үзәгендә чыккан янгынның сәбәбе билгеле

Гадәттән тыш хәл йорттагы бер фатирда эретеп ябыштыру эшләре башкару аркасында килеп чыккан. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Пашин җиткергән. Әлеге эш йортның 5 нче катындагы фатирда башкарылган. Фатир хуҗасы караватны эретеп ябыштыру эше белән мәшгуль булган. Очкын идәндәге такта ярыгына төшкән һәм...

Гадәттән тыш хәл йорттагы бер фатирда эретеп ябыштыру эшләре башкару аркасында килеп чыккан. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Пашин җиткергән. Әлеге эш йортның 5 нче катындагы фатирда башкарылган.
Фатир хуҗасы караватны эретеп ябыштыру эше белән мәшгуль булган. Очкын идәндәге такта ярыгына төшкән һәм ут капкан. Ир-ат башта янгынга каршы үзе генә көрәшеп караган. Әмма ялкын түбәгә үрмәләгән, диелә.
Гадәттән тыш хәл урынында тәртип булдыру өчен полиция хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән.
Чыганак: http://Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев