Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш авылы мәдәният йортында әби-бабайлар оныклары белән уенлы кичәдә катнашты

Куакбаш мәдәният йортында әби һәм бабайлар өчен, аларның оныклары белән бергәләшеп катнашу өчен кызыклы уен программасы үтте.

Оныклар үскәндә әби-бабай тәрбиясенең әһәмияте зур булуы элек-электән килгән. Ике арада ныклы җепләр белән бәйләнгән кадер-хөрмәт хисенә зур урын бирелә. “Бабай оныгына үзенең тәҗрибәсен һәм зирәклеген, әби кайгыртуын һәм мәхәббәтен тапшыра. Алар – тормышыбызда иң кадерле кешеләр. Зирәклек һәм җылылык бирүче чыганак алар”, - дип башладылар алып баручылар әлеге уен кичәсен.

Гаилә елы кысаларында Куакбаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре онык белән әби-бабай арасын якынайту өчен эчтәлекле дә, мәгънәви яктан бай булган чара уйлап тапканнар.

“Бәйрәмгә иң актив әби-бабайларны оныклары белән чакырдык. Дөрес, бабайлар икәү генә булды: Әхәт Сәхапов белән Әсхәт Хөсәенов иде. Апалар, әбиләр активлык күрсәтте”, - ди мәдәният йортыннан Сиринә Мөхәмәтшина.

50 -70 яшьлек әбиләр: Ризидә Хәйретдинова, Рәзинә Мортазина, Минниса Силякова, Флүзә Фәрхетдинова, Минзәлия Шәйдуллина, Флюра Гәрәева, Мәдинә Йосыпова һәм алда язылган бабайлар төрле уеннарда катнашканнар.

Чараны оештыручылар алар өчен кызыклы да, хәтерне дә эшләтә торган уеннар әзерләп куйган булганнар. Әйтик, “Геройлар тану” уены. Элек әби-бабайлар караган совет мультфильмы геройларын хәзерге оныклар беләме? Ә оныклар арасында популяр булган – Леди Баг, Лол курчакларын әбиләр таныймы?

“Әбигә һәм бабайга кирәкле предмет җыю” уенында оныклар аларга беренче чиратта нәрсә кирәген белә. Әйтик, бабайга дигән әйберләр янына иң беренче газет куйганнар. Димәк, алар вакытлы матбугатны укып бара. Әбиләргә дигән предметлар янына җепләр, йомгаклар, энәләр куйганнар.

“Уен кичәсе җыр-моңсыз булмый. Гармунчыбыз Әхәт абый көйләр уйнады, җырлар да башкардык”, - ди Сиринә Мөхәмәтшина.

 

язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында, 19 апрель санында укый аласыз.

фотолар: мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев