Талантлар үстерүче мәктәп.
Лениногорскиның Мәснәви Хәертдинов исемендәге балалар рәсем сәнгате мәктәбе үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте. Рәсем белән чын-чынлап шөгыльләнүче балалар өчен – иң яраткан урын.
Бүген монда 800дән артык бала төрле юнәлеш буенча белем ала: рәсем сәнгате, станок композициясе, сынлы сәнгать тарихы, сын ясау, дизайн-композиция һәм декоратив-гамәли сәнгать (агач һәм таш ую, батик, нәфис текстиль, кәгазь пластикасы, каллиграфия).
2002 елда “Татнефть” ярдәме белән мәктәпнең икенче бинасы да ачылды. Хәзер балалар ике бинада да иркенләп дәресләрдә шөгыльләнә алалар.
Безнең районда һәрвакыт үз тирәләрендә матурлык тудыручы талантлы һәм иҗади якташларыбыз күп булды, алар бар һәм булачак та. Ә заманча сәнгать мәктәбе бу талантларны үстерергә ярдәм итә.
фотолар: ЛМР мэриясе матбугат хезмәте
Нет комментариев