Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучылары җиңү белән кайтты

М.Х.Хәйретдинов исемендәге Лениногорск сәнгать мәктәбе укучылары “Иҗат шәһәре” III Республика балалар рәсем сәнгате конкурсында катнашты. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган иде.

 

Бәйгедә Татарстанның төрле шәһәрләреннән: Түбән Кама, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Баулыдан 100 дән артык укучы  катнашты:

Конкурс ике номинациядә узды: станок композициясе һәм дизайнер композициясе.

Конкурсантлар фикеренчә, әлеге тематикага картиналар язу бик кыен булган.

Җиңүчеләрне ике номинация буенча бәяләделәр - бу станок һәм дизайнер композицияләре. Жюри әгъзалары бәяләгәндә  авторның оригиналь булуына  һәм күзаллавына игътибар итте.

Нәтиҗәдә:

Полина Синкевич   - 2 нче дәрәҗәдәге  диплом (укытучысы Әһлиуллина Т.Н.)

Алия Газизова - 3 нче дәрәҗәдәге  диплом (укытучысы Әһлиуллина Т.Н.)

Сабина Гафарова - 3 нче дәрәҗәдәге  диплом (укытучысы Крылова Н.С.)

Әминә Гайнетдинова - 3 нче дәрәҗәдәге диплом (укытучысы Галләмова Э.Р.)

Дарья  Якубенко- дипломант (укытучысы Гайсина Г.М.)

Камилә Ганиева - дипломант (укытучысы Петрова Т.И.)

Вилена Кульдюшова  - дипломант (укытучысы Постнова Т.Г.)

Җиңүчеләрне һәм дипломантларны котлыйбыз!!!

 

Фото: Сәнгать мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев