Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск боксчылары Азнакайда турнирда булды

Узган ял көннәрендә шәһәрдә "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында "Шифа" кубогына бокс буенча VII Бөтенроссия турниры үтте. Ярышларны ачу тантанасында танылган боксчы Николай Валуев катнашты. Ул Татарстанның спорт ягыннан да, башка өлкәләрдә дә алдынгы булуын билгеләп үтте һәм район җитәкчелегенең, нефтьчеләрнең яшь буын турында кайгыртуын югары бәяләде. Турнирда Азнакай, Бөгелмә, Кама Аланы,...

Узган ял көннәрендә шәһәрдә "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында "Шифа" кубогына бокс буенча VII Бөтенроссия турниры үтте.
Ярышларны ачу тантанасында танылган боксчы Николай Валуев катнашты. Ул Татарстанның спорт ягыннан да, башка өлкәләрдә дә алдынгы булуын билгеләп үтте һәм район җитәкчелегенең, нефтьчеләрнең яшь буын турында кайгыртуын югары бәяләде. Турнирда Азнакай, Бөгелмә, Кама Аланы, Түбән Кама, Чаллы, Лениногорск, Сарман, Жигулевск, Красноуфимск командалары составында йөзгә якын боксчы көч сынашты, дип яза "Маяк" газетасы.
"Кубок Shifa"ны ачкан Николай Валуевның татар түбәтәеннән булуын билгеләп үтик. Шундый күмәк төшкән фотосын Twitter дагы аккаунтында урнаштырып, ул, без шулай Конституция көнен билгеләп үтәбез, дип теркәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бокс

2
X