Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск кызы Камилә республикакүләм “Татар кызы-2022” конкурсының ярымфиналына үтте

Республикакүләм «Татар кызы – 2022» бәйгесенең зональ этаплары 5 район үзәгендә узды.

Бәйгедә татар телен камил белгән, кияүдә булмаган 18 яшьтән 27 яшькә кадәр кызлар катнаша ала.

Әлмәт районы Габдрахман авылы мәдәният йортында узган зональ этапта Лениногорск данын Камилә Хәмидуллина яклады. Биш турны уңышлы үтеп, (тәкъдим итү, иҗади, дефиле, интеллектуаль һәм аш-су), Камилә мәртәбәле конкурсның ярымфиналына үтте. Ул 3-4 июнь көннәрендә Казанда узачак.

Бәйгенең ярымфиналына узучы кызларны интеллектуаль уен, үзеңне тәкъдим итү һәм иҗади эшләр көтә. Камиләбезгә уңышлар теләп калабыз! Без синең белән Камилә!

Ул хәзерге вакытта Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә, актер бүлегендә, 3 курста укый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар кызы 2022 Камилә Хәмидуллина

2
X