Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск студенты – “Абилимпикс” чемпионаты җиңүчесе

Октябрь ахырында Казанда инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2018» төбәк чемпионаты узды. Анда Лениногорск политехник колледжыннан студент Миләүшә Бадыйкова катнашып, җиңү яулады.


Ике көн дәвамында 180 конкурсант 25 компетенция буенча көч сынашты. 162 эксперт, шул исәптән предприятие вәкилләре арасыннан компетенцияләр буенча 25 баш эксперт җәлеп ителде.

“Экономика һәм бухгалтерский учет” компетенциясендә шәһәрнең политехник колледж студенты Миләүшә Бадыйкова үз осталыгын күрсәтте һәм беренче урынга лаек булды (җитәкчесе – Л. Гәрәева).

Хәзер Миләүшәгә 21-22 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак Илкүләм чемпионатта да шул ук компетенциядә осталыгын танытырга кирәк булачак. Аңа уңышлар телибез.

 

«Абилимпикс» – төп бурычы һөнәри ориентация, инвалидлар яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һөнәри белем алуга мотивацияләүдән гыйбарәт булган халыкара хәрәкәт. Татарстан әлеге хәрәкәткә 2015 елда кушылды.
 

http://leninogorsklpk.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Абилимпикс Лениногорск политехник колледж

2
X