Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ТОСлары - республика конкурсы җиңүчеләре

Казанда 2023 ел йомгаклары буенча ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Ел саен  Лениногорск ТОСлары (территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре) әлеге грантлар конкурсында катнаша. Быел да безнең ТОСлар җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендә.

Конкурста җиңүче - 8нче территориаль иҗтимагый үзидарә, аның рәисе Людмила Просвирина. Әлеге ТОС 1 миллион сум күләмендә грант отты.

Призлы урында – 5 нче территориаль иҗтимагый үзидарә, аның рәисе Маргарита Халикова. Әлеге ТОС 477 мең сум күләмендә грант отты.

Аларга медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Грантлар хисабына ТОСлар үзләренең игелекле эшләрен тормышка ашыра алачак, болар: микрорайондагы ишегалларын төзекләндерү, спорт, мәдәни чаралар оештыру.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2298282.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев