Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең региональ этабы үтәчәк.

Ул Лениногорскида 12 апрельдә була. Эшкә урнаштыру ярминкәсе ике мәйданчыкта узачак, дип хәбәр итә Лениногорск Мәшгульлек үзәге.

12 апрельдә Лениногорск политехник колледжында (Гагарин урамы, 29нчы йорт) 10.00 сәгатьтә башлана.
Икенче мәйданчык  - Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжында, Кутузов урамы, 14нче йортта, 13.00 сәгатьтә башлана.

Эш эзләүчеләр бер үк вакытта берничә эш бирүче белән собеседование уза ала, мастер-классларда катнаша, шулай ук Лениногорск шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән консультацияләр алырлар.

 

фото: ЦЗН Лениногорск, архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев