Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида фатирда янгын: ир-ат балконнан чыгып, ярдәм сораган

20 февральдә шәһәр фатирында янгын булды.

Янгынга каршы көрәшүчеләр фатир хуҗасын һәм аның өйдәш хатынын бәладан коткарып калды. 

Лениногорскиның Кошевой урамындагы 6 нчы йортның бер фатирында янгын чыгуы турында 66 нчы янгын сүндерү бүлегенә көндезге ике тулганда хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр ашыгыч рәвештә адрес буенча китә.

Алар килгәндә 5 нче каттагы фатирның балкон тәрәзәсеннән күп итеп төтен чыга торган була. Ә балконда  басып торган ир кеше үзләренә ярдәм итүләрен сорап кычкырган. Янгын сүндерүчеләр капюшон тибындагы коткару җайланмалары ярдәмендә, ир кешене һәм аның өйдәшен (сожительница) фатирдан алып чыгып, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыра.

Янгын нәтиҗәсендә зал бүлмәсендә телевизор һәм өлешчә 4 квадрат метр мәйдандагы җиһазлар янып бетә.

Янгынның беренчел сәбәбе – көнкүреш приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

Үлүчеләр һәм башка зыян күрүчеләр юк.

 

фото: янгын сүндерү бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев