Реклама
12 октябрьдә Үзәк мәйданда икенче көзге ярминкә узачак. Лениногорскилылар һәм шәһәребез кунакларына авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителә. Арзан бәядән яшелчә, ит, бал, он, төрле ярма һәм башка азык-төлек алырга мөмкин булачак. Башлана 8.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз