Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида уку урыннары вакансияләре ярминкәсе үтте

Лениногорск Мәдәният сараенда Мәшгульлек үзәге 9нчы сыйныфлар өчен уку һәм эш урыннары ярминкәсе үткәрде.

Анда Лениногорск һәм Бөгелмә урта һөнәри уку йортлары катнашты.

Әлеге чарада катнашкан уку оешмалары үзләре белән таныштырдылар.  Анда укучы студентлар да осталыкларын күрсәтте. Алар тәрбиячеләр, геологлар, шәфкать туташлары, техник-геодезистлар, аш-су пешерүчеләр булып, рольгә кереп, һөнәрләре белән таныштырдылар.

Бу чарада катнашучы укучылар теге яки бу һөнәр турында ишетеп кенә түгел, ә шушы  процесста катнашучы да була алды, әйтик, укол ясап карау, басымны үлчәү, чыбыкны эретеп ябыштыру, топографик корал белән эшләүдә катнаштылар.

9нчы сыйныфлар өчен әһәмиятле чара булгандыр, һөнәрләр белән якыннан таныша алдылар.  

фото: Мәшгульлек үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев