Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан озатылган гуманитар йөкне Казанда хәрби өйрәнүләр узучы ир-егетләргә тапшырдылар (+фотолар)

Лениногорск делегациясе якташ егетләребез белән очрашты.

Кичә, 23 ноябрьдә  Лениногорскидан Казанга инструментлар һәм техник җайланмалар белән гуманитар йөк китүе турында хәбәр иткән идек.

Бу юлы гуманитар йөк хәрби өйрәнүләр узучы ир-егетләрнең шәхси теләкләрен исәпкә алып, инструментлар һәм техник җайланмалардан җыелды. Алар теләкләрен моннан ике атна элек, район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм аның урынбасарлары белән Казанда очрашуда әйтеп җибәргән булганнар.

Кичә кичке якта гуманитар ярдәм мобилизацияләнүчеләргә барып җитте. Егетләр кирәкле җиһазларны алуга шатланганнар, чөнки әлеге инструментлар аларга хәрби шартларда бик тә кирәк булачак.

Делегацияне җитәкләүче район башлыгы Рәгать Хөсәенов ир-егетләр белән аралашты, егетләргә үзләрен сакларга әйтте, гаиләләре өчен борчылмаска кушты.

Шулай ук гуманитар йөктә җылы носкилар, пирчәткәләр, махсус жилетлар һәм медикаментлар бар иде. Кыр шартларында кулланыла торган азык-төлек тә егетләргә тапшырылды, анда тушенка, боткалар, эчәргә яраклы су куелган иде.

Бу юлы да егетләрдән кирәкле әйберләрен сорашып, исемлекне язып кайттылар. Тиздән чираттагы гуманитар ярдәмне озатырга җыеналар.

Егетләрнең кәефләре яхшы, Лениногорск якларына кайнар сәламнәр җибәрделәр, - ди делегация белән барган корреспондент Ильмира Гареева.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында киләсе санда укый аласыз.

Ильмира Гареева фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев