Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 20нче балалар бакчасында ике бәйрәмне берләштереп, «Февромарт» үткәрделәр (+ фотолар)

20нче номерлы балалар бакчасында күңелле итеп «Февромарт. Кемнең бәйрәме мөһимрәк?» дигән бәйрәме узды.

Ике бәйрәм янәшә килүе бик яхшы, без аларны барыбыз да бик яратабыз һәм түземсезлек белән көтәбез. Бүген балалар Ватанны саклаучылар көнен һәм Халыкара хатын - кызлар көнен билгеләп үттеләр.

Бу көнне без кадерле әтиләребезне, бабаларыбызны, шулай ук яраткан әниләребезне һәм әбиләребезне котладык. Бәйрәмдә балалар ярыштылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр укыдылар.

Бәйрәм Маша һәм Аю белән мультфильм- уен формасында узды. Ата-аналар конкурсларда һәм ярышларда бик теләп катнаштылар.

Бәйрәм, чыннан да, искиткеч гүзәл бер гаилә бәйрәме булды һәм катнашучыларга да, балаларның чыгышын карарга килгән һәркемгә дә шатлык һәм рәхәтлек китерде.

Ә балаларга бүләк итеп кунакларның көчле алкышлары, ата - аналарны куандырган бүләкләре өчен рәхмәтләре (әтиләргә балалар имзалаган футболкалар, әниләргә үз куллары белән үстерелгән чәчәкләр) ямь өстенә ямь бирде.
 Икеләтә бәйрәм - Гаилә бәйрәме күңелле һәм мавыктыргыч үтте!

Лилия Афандиева, тәрбияче

фотолар: бакчадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев