Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның “Нефтяник” хоккей командасы хоккей сезонын җиңү белән төгәлләде

Лениногорскиның “Нефтяник” хоккей командасы 2023-2024нче хоккей сезонын ябуга һәм Гаилә елына багышланган турнирда катнашып җиңүгә иреште.

2012-2013нче елгы яшүсмерләр арасында хоккей турниры Җәлил поселогында үтте. Анда биш команда: Җәлилдән “Юность”, Баулыдан “Девон”, Лениногорскидан “Нефтяник”, Чаллыдан “Челны”, Менделеевскидан “Айсберг” катнашты.

Безнең хоккей командасы әлеге турнирда дүрт җиңү яулады: «Юность» командасын 6:1 исәбе белән, баулыларны 3:2 исәбе белән, чаллыларны 9:2 исәбе белән, “Айсберг” командасын 8:1 исәбе белән җиңделәр.

«Нефтяник-2012» командасы тренер Руслан Галләмов җитәкчелегендә турнирның алтын медальләрен һәм җиңүче Кубогын яулады.

Матчның иң яхшы уенчылары дип: 97нче номер белән Савелий Алипов, 25нче номер белән Радмир Вильданов, 19нчы номер белән Мурад Гатауллин, 7нче номер белән Дамир Касыймов (капкачы) танылды.

Турнирның иң яхшы сакчысы – 10нчы номер белән Евгений Кошкин.

 

фото: спорт мәктәбеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев